Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә

Көндез +3... +8 градус җылы була.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 12 апрельдә, Татарстанда салкын һәм болытлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез республикада юеш кар һәм яңгыр көтелә. Аерым районнарда көндез кыска вакытлы буран булачак. Моннан тыш, урыны белән көчле җил ихтимал.

Көндез +3... +8 градус була, ә төбәкнең көнчыгышында +13 градуска кадәр җылы көтелә.