Алабугада быел 120 мең чәчәк утырту планлаштырыла

Беренче чәчәкләр утырту май башына планлаштырылган.

(Алабуга, 12 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 9 майга шәһәрдә 10 меңгә якын чәчәк үсентеләре утыртылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Май аенда Алабугада урамнарны яшелләндерүгә һәм клумбаларны бизәүгә керешәчәкләр, дип хәбәр итә Алабуга районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе.

Быел яшелләндерүчеләр шәһәр урамнарында 120 мең чәчәк утыртырга ниятли. Беренче чәчәкләр утырту май башына планлаштырылган.

Традиция буенча бу эшләр Җиңү көненә багышлап, Хәтер мәйданында үткәрелә.