Екатеринбург трамвай паркы 90 процентка искергән

“Яңа “Спектр” вагоннары нибары 40

(Екатеринбург, 12 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Бүгенге көндә “Трамвай-троллейбус идарәсе” ЕМУ предприятиесендә иске модификацияле 418 трамвай вагоны бар, дип хәбәр итә үз блогында шәһәрне төзекләндерү, транспорт һәм экология буенча шәһәр администрациясе урынбасары Евгений Липович.
“Яңа “Спектр” вагоннары нибары 40. Бер вагон 11 миллион сум тора. Паркны тулысынча яңартуга күпме финанс кирәк булачагын исәпләп чыгару авыр түгел. Аңлашыла, хәтта 4 елда да яңарту программасын тулысынча тормышка ашыру бик авырга туры киләчәк”, – дип билгеләде Евгений Липович.
Моннан тыш, шәһәр чиновнигын шунысы да борчый: чехлар иске модельләргә запас частьләр җитештерүне туктаткан. Моңа бәйле, “Трамвай-троллейбус идарәсе”, күчмә составны эш белән тәэмин итү өчен, үзе запас частьләр эзләп табарга мәҗбүр.
“Проблеманы хәл итүнең бер юлы булып, төрле шәһәрләрдән кулланылыштан туктаган охшаш модельле вагоннар сатып алу, аларны , “Трамвай-троллейбус идарәсе мәйданында сүтү һәм детальләр, узеллар ремонтында куллану тора”, - дип уйлый администрация башлыгы урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, апрель башында Минскидан кайтартылган 5 вагон Екатеринбург паркын тулыландырды да инде.