Быелгы җәйдә чаллылыларны ике яңа аттракцион каршы алачак

Аларның 4 яшьлек балаларга исәпләнгәне – “Һинд елгасы”- инде сатып та алынган

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллыда җәйге сезонны 1 майга ачарга планлаштыралар. Быел шәһәр халкын ял итү өчен тагын ике аттракцион көтә, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.
Аларның 4 яшьлек балаларга исәпләнгәне – “Һинд елгасы”- инде сатып та алынган. Шулай ук өлкәннәр өчен “Гигант таганнар” аттракционы өчен Италия фирмасы белән килешү төзелгән.
ГЭС бистәсендәге культура һәм ял паркы директоры Рәсим Мөһәммәтҗанов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта биредә 57 аттракцион урнаштырылган. Аларның барысы да ел саен яңартылып тора, техник таләпләргә туры килү-килмәү буенча тикшерү уза. Тикшерү узмаганнары сүтелә. Быелгы сезонда, мисал өчен, “Кыңгыраучык”, “Карнавал” аттракционнарын алып ташлау күздә тотыла. Узган елда “Төньяк” аттракционы үтильгә җибәрелгән.