Санкт-Петербург татарлары ветераннарга лимитсыз элемтәле кәрәзле телефон бүләк итте

Оештыручыларга Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның барысына да бушлай мобиль телефоннар тапшыру бурычы куелган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм депутат Евгений Марченконың ярдәмчесе Эльмира Аксәетова татар фронтовиклары Мир Нигъмәтуллинга, Шәүкәт Юмакаевка һәм Равил Җәләлетдиновка бушлай элемтәгә сертификатлар тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын лимитсыз элемтәле мобиль телефоннар белән тәэмин итү проектын Россиянең әйдәп баручы кәрәзле элемтә операторлары хуплады. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Безнең Җиңү» оештыру комитеты, Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия хәрәкәте тарафыннан тәкъдим ителде.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын лимитсыз элемтәле кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү өлкәннәргә үзләренең якыннары, медицина һәм социаль хезмәтләре белән элемтәдә торырга мөмкинлек бирәчәк.

«Җиңү волонтерлары» хәрәкәте әгъзалары барлык санитар чараларны үтәп, узган ел ук ветераннарга телефоннар тапшыра башлады. Оештыручыларга Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның барысына да бушлай мобиль телефоннар тапшыру бурычы куелган, диелә хәбәрдә.