Татарстанда зур спорт һәм мәдәни чараларны күчерү буенча план төзеләчәк

Бүген ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте коронавирус инфекциясе аркасында зур спорт һәм мәдәни чараларны күчерү буенча план төзергә карар кылды. Бүген ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Халыкара һәм Россия спорт оешмалары белән бәйләнешкә кереп, индивидуаль тәртиптә, шулай ук зур мәдәни чаралар үткәрүгә бәйле рәвештә күп кешенең катнашуы күздә тотылган зур чараларны башка вакытка күчерү планын әзерләү турында карар кабул ителде», - дип белдерде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, әлегә бу мәсьәләне чараларны оештыручылар белән тикшерү хакында гына сүз бара.

«Яклар барлык тәкъдимнәрне дә аңлап кабул итте, чөнки кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү төп принцип булып тора», - дип искәртте Галимова.