Миңнеханов РФ Дәүләт Советының торак базарын үстерү буенча эшче төркемен уздырачак

Очрашуда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты һәм авыл ипотекасы темалары каралачак.

(Казан, 12 март, Татар-информ, Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы уздырырга планлаштыра. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат сәркатибе Лилия Галимова әйтте.

Ул әйткәнчә, Рөстәм Миңнеханов бу эшче төркемне дәүләт башлыгы карары буенча җитәкли.

«Торак һәм шәһәр мохите» темасы буенча сөйләшү булачак. Шулай ук республика тәҗрибәсе үрнәгендә эскроу-счетка күчү темасы буенча чыгыш та планлаштырылган», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда 78 төзүче эшли, аларның 55е (гомуми күләмнән 59 процент) объектларны иске кагыйдәләр буенча төзи.

«Тагын 80 объект буенча 40 төзүче проектлы финанслау кысаларында эш алып бара», — диде Лилия Галимова.

РФ Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында фикер алышу өчен тагын бер мөһим тема — авыл ипотекасы булачак. Март башында Федераль авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россельхозбанк»ны ташламалы авыл ипотекасына субсидияләр бирү эшендә төп банк итеп билгеләде.

«25 елга кадәр түләүләрне кичектереп тора торган мондый төр ипотека авыл торак пунктларына, халык саны 30 мең кешедән артмаган эшчеләр бистәләренә һәм кече шәһәрләргә кагыла», — диде Лилия Галимова.

Россиядә 2019 елдан бирде «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Ул Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнде. Аның кысаларында Татарстан агымдагы елда торак тапшыруны 2 млн 979 мең квадрат метрга кадәр арттырырга планлаштыра. Бу узган елга караганда 304 мең квадратка метрга күбрәк.