news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда март башыннан дүртенче температура рекорды куелган

Бу көннең моннан алдагы абсолют максимумы 2016 елда теркәлгән булган – ул чагында Казан метеостанциясендә +7,5 градус күрсәткән, дип искәртә синоптиклар.

Казанда март башыннан дүртенче температура рекорды куелган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Казанда март башыннан алып инде дүртенче температура рекорды куелган. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә, 11 мартта, «Казань-опорная» метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +9, Казан-Аэропорт авиация метеостанциясендә +7,4, Казань-Сокол авиация метеостанциясендә +9,3 градуска кадәр күтәрелгән.

Бу көннең моннан алдагы абсолют максимумы 2016 елда теркәлгән булган — ул чагында Казан метеостанциясендә +7,5 градус күрсәткән, дип искәртә синоптиклар.

Шул рәвешле, 2020 ел башыннан Казанда температура рекордлары инде унөченче тапкыр куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100