420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанның Роспотребнадзор белгече үз компетенциясе буенча теләгән бар кешегә дә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачык ишекләр көне «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» мәйданчыгында узачак. Адресы: Казан, Лобачевский ур., 10в, 4 нче подъезд.
«Чара ел саен Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан уза», — дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.
Чара иртәнге унда башлана.