Чирмешән районы Утыз Имән авылы кызы «Татар кызы» бәйгесенең зона этабында җиңде

Җиңүчегә район данын республика бәйгесендә якларга туры киләчәк.

(Чирмешән, 12 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә узган «Татар кызы — 2020» халыкара бәйгесенең зона этабында Утыз Имәннән Рания Минһаҗева җиңүче булды. Бәйге татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү максатыннан үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Рания белән бергә Нурлат районыннан Регина Ильмухина, Алексеевскийдан Аида Гыймадиева, Әлкидән Рәмилә Гайфуллина, Яңа Чишмә районыннан Алия Ризванова, Аксубайдан Алия Сөләйманова һәм Чистайдан Айгөл Зарипова үз осталыкларын күрсәтте.

«Заман татар кызы креатив, шул ук вакытта тыйнак та булырга, иң мөһиме, балаларны яратырга тиеш», — ди Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчесе, Үзбәкстан кызы Лилия Камилова.

Ул Чирмешәндә жюри составында иде, кызларга бәя бирде. Бүген Лилия Казанда уку йортларның берсендә полиграфист һөнәрен үзләштерә.

Бәйгедә катнашкан кызлар үзләре белән таныштырды, аш-суга осталыкларын күрсәтте, авыр сорауларга төпле җавап бирде, иҗади бәйгедә җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, хәтта спектакльдән өзек тә күрсәттеләр.

Утыз Имән кызы Рания Минһаҗева җыр яратучыларга яхшы таныш. Ул яшьтән үк сәхнәдә чыгыш ясый. Район чараларында да актив катнаша. Бер елны «Чирмешән гүзәле» район бәйгесендә җиңүче булды, ә бүген инде ул бик абруйлы бәйгедә танылды.

Җиңүчегә район данын республика бәйгесендә якларга туры киләчәк.