Азнакайда «Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз» фестивале унынчы тапкыр үткәрелде

Быел фестиваль Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

(Азнакай, 12 март, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә «Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз» фестиваленең гала-концерты узды.Фестивальдә 16 мәктәптән 30 укучы җиңү яулады.

Фестиваль районда унынчы елын уздырыла. Быел фестиваль Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

Сайлап алу турында барлыгы 74 укучы катнашты. 16 мәктәптән 30 укучы җиңү яулады. Урыннар җыр-соло, җыр-төркем һәм шигырь номинацияләре буенча кече һәм өлкән яшьтәгеләр төркемнәре буенча бирелде.

Гала-концертта катнашучыларның район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Әлеге чарада шулай ук мәгариф идарәсенең тыл ветераннарына истәлек медальләре бирелде.