Актанышның ике оешмасына «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе сертификаты тапшырылды

«Актаныш икмәк комбинаты» кулланучылар җәмгыяте һәм Крестьян-фермерлык хуҗалыгы юбилей билгесен үзе җитештергән товарларда куллана алачак.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Актанышның ике оешмасына «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесеннән файдалану турында сертификат тапшырылды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Оешмаларында җитештерелә торган товарларда, «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен кулланучы оешма җитәкчеләренә, җитештерелә торган товарларда тамгадан файдалану турында Сертификат тапшырылды.

Шулай итеп, «Актаныш икмәк комбинаты» кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Айгөл Гиздатуллина һәм Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Хаҗәр Фәрдиева юбилей билгесен үзе җитештергән товарларда куллана алачак.