Россиянең яңа круиз лайнерына Мостай Кәрим исеме биреләчәк

Судно биш йолдызлы "йөзә торган кунакханә" кебек проектланган һәм югары класслы сервис тәкъдим итәчәк.
(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Россиянең яңа круиз лайнерына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исеме биреләчәк. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.Судно биш йолдызлы "йөзә торган кунакханә" кебек проектланган һәм югары класслы сервис тәкъдим итәчәк.Судноның озынлыгы — 141 метр. Аңа 342 пассажир сыя алачак, экипажның саны — 144 кеше. 2017 елны "Аэрофлот" компаниясенең пассажир авиалайнерларының берсе Мостай Кәрим исемен алды. 2018 елның декабрендә "Россиянең бөек исемнәре" федераль проекты кысаларында халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Уфаның халыкара аэропортына Мостай Кәрим исеме сайланды. 2019 елның 20 октябрендә Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тула. Россия Хөкүмәте карары нигезендә юбилейны бәйрәм итү федераль дәрәҗәдә узачак.