Ютазы районында волмалылар бәйрәм итте

Бәйрәмгә предприятие эшчеләре гаиләләре белән килде

 (Казан, 12 март, “Татар-информ”). Ютазының Әбсәләм авылындагы гипстан эшләнмәләр җитештерү буенча “Волма” предприятиесенә ике ел тулды. Шуны билгеләп үтү чаралары кысаларында “Энергия” стадионына предприятие эшчеләре гаиләләре белән килде. Анда төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Хезмәтчәннәр һәм аларның балалары арасында барган хоккей буенча турнир һәркемнең күңеленә хуш килде. Шул ук вакытта мәдәният бүлеге артистлары оештырган концерт та үз тамашачысын тапты. Халык чәйле табында пылау, коймак белән сыйланды, дип хәбәр итә “Ютазы Таңы” газетасы.