ТР Президенты очкычын Кырым өстеннән өч тапкыр кире борганнар

Каршылыкка карамастан, Рөстәм Миңнеханов Кырымга килеп кырымтатар җәмгыяте җитәкчелеге белән очраша алган

 (Симферополь, 12 март, «Татар-информ», Ольга Пушко). Кичә Кырымда сәяси диалогны җайга салуда бик зур роль уйнаган ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Кырымга сәфәре чак кына гамәлгә ашмый калды, дип белдерде бүген Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев.

“Украэрорух” дәүләт компаниясе Рөстәм Миңнехановның Кырымга һава юлы белән килүенә каршылык күрсәтергә тырышты.

“Рөстәм Миңнеханов очкычта килгәндә, Киев хакимиятләре йөкләмесе буенча, “Украэрорух” белгечләре аның очкычын һава киңлегенә кертмәгәннәр. Аннары ТР Президенты S7 авиакомпаниясе рейсы белән килергә тырышкан. Бу рейсны да кертмәгәннәр. Соңыннан Гадәттән тыш хәлләр минитсрлыгы очкычында килү мөмкинлеге булган, ул да Украина киңлегенә кертелмәгән. Хәзерге вакытта вазгыять контрольгә алынган”, - дип белдерде Тимергалиев.

Нәтиҗәдә, Рөстәм Миңнехановка Кырымга килеп кырымтатар җәмгыяте җитәкчелеге белән очраша һәм респубилканың Югары Советы сессиясендә катнаша алган.

Кырым хакимиятләре ТР Президенты очкычы белән инциденттан соң, һава судноларының Симферополь аэропортына килүен өлешчә чикләгән.

17 нче марттан соң бу чаралар бетерелә, һәм аэропорт һава судноларын гадәти режимда кабул итәчәк һәм җибәрәчәк.

“Симферополь” халыкара аэропорты хезмәткәрләре “Татар-информ” МА хәбәрчесенә раслаганча, якын арада аэропорт бары Мәскәү рейсларын гына кабул итәчәк һәм җибәрәчәк.