Нурлат районында язгы ташуга әзерлек эшләре башланды

Узган ел март аеның өченче декадасы азагында карлар эреп беткән булган инде

 (Казан, 12 март, “Татар-информ”). Чулпан метеостанциясе мәгълүматларына караганда, Нурлат районында быел кар катламы нормадан күбрәк – 47 сантиметр тәшкил итә икән. Узган ел март аеның өченче декадасы азагында карлар эреп беткән булган. Районда язгы ташу алдыннан су басу очракларын булдырмау буенча чаралар комплексы эшләнгән.

Шәһәр буенча су һәм дренаж торбаларын чистарту эше белән “Төзекләндерү биш” җәмгыяте шөгыльләнсә, әйләнеч юл кырыйларындагы су агу торбалары НУАД карамагында. ТСЖлар күп катлы йорт яны территорияләре өчен җаваплы. Елга юлларын чистарту эшенә нигездә авыл җирлекләре тартылачак. Аеруча куркыныч янаган 7 торак пунктын район башлыгы урынбасары, депутатлар һәм оешма-предприятиеҗитәкчеләре контрольдә тотачак, дип яза “Дуслык” газетасы.