Михаил Бабич Татарстанның иң яхшы һөнәр вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшыра

РФ Президенты Рәхмәтен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ала

 (Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе федераль округы халкына дәүләт бүләкләре тапшыра.

Россия Президенты йөкләмәсе буенча, тулы вәкаләтле вәкил тантаналы рәвештә округ төбәкләреннән орден, медальләргә һәм мактаулы исемнәргә лаек төрле һөнәр ияләрен котлаячак.

ТРнан дәүләт бүләкләренә түбәндәгеләр лаек була: ТР Конституцион суды рәисе Виктор Демидов – “РФ атказанган юристы”, “Ак Барс” ХК вице-президенты Равил Шәвәлиев – “РФ атказанган физик культура хезмәткәре”, Россия Рәссамнары берлегенең ТРдагы төбәк бүлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллин – “РФнең атказанган рәссамы”.

РФ Президенты Рәхмәтен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алачак.

Түбән Новгородтагы тантанага шулай ук педагоглар, табиблар, суд җәмәгатьчелеге вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иҗат һөнәрләре вәкилләре, күпбалалы әти-әниләр килә. Кешеләрне коткарганда батырлык күрсәткән мәктәп укучылары да бүләк алачак, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.