Әлмәттә 2 ай эчендә миграция исәбенә 844 чит ил гражданы куелган

Чит ил кешеләре безнең илгә эшкә урнашырга дип килә

 (Казан, 12 март, “Татар-информ”). Әлмәттә ике ай эчендә миграция исәбенә 844 чит ил гражданы куелган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 72 кешегә азрак. 82 кеше исәптә тору срогын озайткан. Чит ил гражданнарының 520 се вакытлыча теркәлгән.

Федераль миграция хезмәте идарәсенең Әлмәт районындагы бүлеге башлыгы Илдар Гобәев сүзләренчә, район территориясендә булган мигрантларның күпчелеген БДБ илләре вәкилләре тәшкил итә. Алар безнең илгә, эшкә урнашырга дип килә, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.