Казан-Мәскәү рейсы 5 сәгатькә тоткарлана

Борт техник сәбәпләр аркасында вакытында очып китмәгән

 (Казан, 12 март, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Татарстан авиакомпаниясенең Казан-Мәскәү рейсы 5 сәгатькә тоткарлана.
Очкыч Казаннан сәгать 7.00 очып китәргә тиеш булган, ләкин аны сәгать 12.00 күчергәннәр.
“Борт техник сәбәпләр аркасында вакытында очып китмәде”, - дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.