Дәүләт Советында белгечләр яшьләрнең патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбиясе темасы турында сөйләштеләр

Әлеге тема буенча докладлар белән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина чыгыш ясады

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитет утырышының көн үзәгенә республикада яшьләрнең патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбиясе темасы куелган иде. Бу мәсьәлә буенча докладлар белән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина чыгыш ясады.

Азат Шәрәпов спортның патриотик хисләр уяутуда зур роль уйнавын билгеләп үтте һәм моны мисаллар белән аңлатты. Аның сүзләренә караганда, “2011-2013 нче елларга Татарстан Республикасы яшьләренең патриотик тәрбиясе” максатчан программасы кысаларында, узган елда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында 50 дән артык чара үткәрелгән. 2011-2013 нче елларда программадагы чараларны максатчан финанслау өчен республика бюджетыннан 30 млн сум акча сарыф ителгән. Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә кагылышлы 2014-2016 нчы елларга исәпләнгән программа әзерләнгән, аны финанслау 37 млн сум тәшкил итәр дип фаразлана. Азат Шәрәпов әйтүенчә, бүгенге көндә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә патриотик тәрбия буенча җаваплылык үзәкләре билгеләнгән, һәм махсус программалар тормышка ашырыла.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча 2013-2015 нче елларга каралган чаралар планы нигезендә дә аерым чараларны тормышка ашыру планлаштырыла.

Республика программасының өстенлекле юнәлешләренең берсе яшьләрнең патриотик тәрбиясе инфраструктурасын модернизацияләүдән гыйбарәт. Бүгенге көндә яшәү урыны буенча спорт һәм патриотик юнәлештәге 300 дән артык яшьләр учреждениесе гамәлдә. Патриотик берләшмә һәм клубларда барлыгы 30 меңнән артык кеше теркәлгән.

“Ветеран оешмалары һәм “Ватан” Берләшмәсе” яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә эзтабарлар хәрәкәтен киңәйтү буенча эш алып барыла”, - дип, Азат Шәрәпов бүгенге көндә югары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә эзтабарлар отрядлары булдырылганын билгеләп үтте. Былтыр 19 экспедициягә 500 дән артык кеше җәлеп ителгән. Алар хәрби сугышчыларның мәет калдыкларын табуга, Ватанны саклаганда һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүдә үзләреннән өлеш кертә.

Светлана Гыйниятуллина ассызыклап узганча, патриотик тәрбия юнәлешендә мөһим юнәлеш булып кадет белеме санала. Хәзерге вакытта кадет программалары буенча белем бирүче мәгариф учакларының тулы бер челтәре формалашкан. Бүген ул  11 кадет мәктәбе-интернатын, 5 кадет мәктәбен, 175 кадет сыйныфын үз эченә ала. Республикада барлыгы 8 меңнән артык кадет исәпләнә.

“Хәрби-патриотик тәрбиядә музей педагогикасы да зур роль уйный. Белем бирү оешмалары музейлары балалар һәм яшьләрнең рухи-әхлакый, патриотик һәм гражданлык тәрбиясенең нәтиҗәле чарасы булып санала. Республикада 893 герой- патриотик һәм крайны өйрәнү музее бар, аларның һәркайсында бөек Ватан сугышы ветераннары, халкыбызның каһарманлыгы тасвирланган экспозицияләр бар”, - дип белдерде Светлана Гыйниятуллина.

Әлеге чыгышлардан соң фикел алышулар булды. ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина исә, мәктәп укучыларының сугыш вакыйгаларын, билгеле бер төшенчәләрне, халык каһарманлыгын, гомумән, тарихны бик начар белүенә басым ясады. Аның фикеренчә, тарих һәм әдәбият укытучылары үз темасы буенча белем бирүдән тыш, гомуми дөньяны күзаллау позицияләренә дә өстенлек бирергә тиеш. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү сыйфаты буенча тарих һәм әдәбият укытучылары арасында бәйге оештырырга кирәк, дип саный Гүзәл Удачина. Ул шулай ук балаларны хәрби темага төрле күренешләрне сәхнәләштерүгә җәлеп итү әһәмиятен дә әйтеп үтте. Шул рәвешле, алар бу теманы үз күңелләре аша үткәреп, патриотик хисләр кичерер иде, дигән фикердә бала хокуклары буенча уполномоченный.

Комитет ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына яшьләр өчен патриотик юнәлештәге клубларны модернизацияләүне дәвам иттерергә, ТР балалары һәм яшьләренең 2014 нче елгы ялын, мәшгульлеген һәм сәламәтләндерүне оештыру программасын төзегәндә, гражданлык-патриотик юнәлештәге профильле сменалар санын арттырырга; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Россия һәм туган як тарихын, Идел буе халыклары традицияләрен, дөньякүләм фәнгә өлеш керткән татар тикшерүчеләре һәм галимнәренең биографияләрен өйрәнүгә йөз тоткан чараларны камилләштерү мөмкинлеген карарга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм хәрби хәрәкәт инвалидларына ярдәм күрсәтү буенча балаларны ирекле яшьләр берләшмәләренә җәлеп итү эшен җанландырырга киңәш итте.