Самарада Сабан туе бәйрәме 23 июньгә планлаштырылган

XXXI Сабан туе «Туган тел» Самара өлкә татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана.

(Казань, 12 февраля, «Татар-информ»). Быел Самарада өлкә Сабан туе 23 июнь якшәмбе көненә билгеләнгән. Вакыты төбәк хөкүмәте белән килешенгән. Бу хакта бәйрәмне оештыру комитеты хәбәр итә.

XXXI Сабан туе «Туган тел» Самара өлкә татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана.

2019 елда Камышлы районы территориясендә X Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Чара 29 июньгә планлаштырылган.