Саба районында Әбрар Кәримуллин исемендәге китапханә бер гасырлык юбилеен үткәрде

Саба китапханәсе 27 филиалны, Саба үзәк һәм балалар китапханәсен берләштерә, китап белән укучы арасында ныклы рухи күпер булып тора.
(Саба, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Узган 2018 ел Саба районы өчен Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәкләштерелгән китапханәгә 100 ел тулу белән дә тарихта калачак. 28 декабрь көнне әлеге тарихи дата тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Тантанада Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашып, сабалыларны олуг дата белән тәбрикләп, Саба районындагы китапханәләр эшчәнлеген югары бәяләде. Ул район китапханәсенә ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын һәм Олы Кибәче авыл китапханәчесе Гөлүсә Фатыйховага Мактау грамотасы тапшырды.Район башлыгы Рәис Миңнеханов та үз чыгышында китапның кешенең үткәне белән киләчәген тоташтыручы олы хәзинә булуын билгеләп үтте."Китаптан да олы байлык юк. Иң бай кеше – гыйлемле кеше. Китапханәләр һаман үсә, җиһазландырыла, камилләшә. Моның өчен Президентыбызга, аның командасына бик зур рәхмәт. Нинди генә очракта да, китапханәләргә кыскартулар булмады, кечкенәләре дә саклап калынды", - диде район башлыгы һәм китапханә хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.Сабада 1918 елда беренче китап уку йортына нигез салучы булып Шәрип Галиев санала. Ул итче Гали Нуриевның таш келәтендә халыктан китап җыйнап туплый башлый. Халык үзендә сакланган иң кыйммәтле китапларын бирегә тапшырып, шулай басмалар саны артканнан-арта.Бер гасыр элек берничә йөз китап тупланып, үзенең эшен башлап җибәргән китап уку йорты бүген 330 мең китапны саклап, халкыбызны үзенә әйдәп торучы Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасына әверелде. Ул үз эченә 27 филиалны, Саба үзәк һәм балалар китапханәсен берләштерә, китап белән укучы арасында ныклы рухи күпер булып тора.