Россия дөньяда иң акыллы илләр унлыгына кергән

Акыллы илләр рейтингында Россия алтынчы урынны били.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Vouchercloud порталы Россияне дөньяда иң акыллы илләр унлыгына керткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.Тикшерүчеләр 25 “иң акыллы дәүләт” исемлеген төзегән. Алар Нобелев лауреатлары, халыкның уртача интеллект дәрәҗәсе һәм мәктәптә укучылар өлгерешенә нигезләнеп эш иткәннәр. Рейтинг төзүчеләр бу мәгълүмат илнең интеллектуаль үткәне, хәзергесе һәм киләчәген күзаллау мөмкинлеге бирә дип аңлата.Акыллы илләр рейтингында Россия алтынчы урынны били. Нобелев премияләре саны буенча лидерлар сигезлегенә эләккән, ә мәктәптә белем дәрәҗәсе буенча – алтынчы. Россия халыкның интеллект дәрәҗәсе буенча исемлекнең 32 урынында.Беренче бишлеккә Япония, Швейцария, Кытай, АКШ һәм Нидерланд кергән.