Җирле җитәкчеләр Азнакайның яңа поликлиникасы эшчәнлегенә бәя бирде

Комиссия әле эшләп бетерәсе, җиренә җиткерәсе эшләрне барлады, биредәге халык фикере дә өйрәнелде.
(Азнакай, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Җирле җитәкчеләр Азнакайның яңа поликлиникасы эшчәнлегенә бәя бирде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның урынбасары Дамир Гыйләҗев җитәкчелегендә районның иҗтимагый совет оешмалары лидерлары, ремонт өчен җаваплы затлар, мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы делегация халыктан кергән гозер-теләкләрне дә өйрәнү максатынyfy бирегә визит ясады.Комиссия әле эшләп бетерәсе, җиренә җиткерәсе эшләрне барлады, биредәге халык фикере дә өйрәнелде.