Гаилә елында Татар гаиләсе бәйрәме беренчеләрдән булып узды

“Пар канатлар” тапшыруы милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышлары турында сөйли
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Кичә кичен Казанда “Уникс” спорт–ял итү комплексында Татар гаиләсе бәйрәме узды. Бәйрәм башланганчы, тамашачылар агымдагы елның 9 гыйнваренда Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан Кече Печорская урамындагы 7 нче йортта булган шартлауда үлгән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алды.
“Татар гаиләсе” бәйрәмен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Татарстан” дәүләт теле–радиокомпаниясе, “Татар гаиләсе” фонды, “Таттрансгаз” һәм “Татэнерго” оешмалары бергәләп оештырган иде.
Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин агымдагы – 2008 елны Гаилә елы дип игълан итте. Татар гаиләсе бәйрәме Татарстанда Гаилә елында уздырылган тәүге чаралардан булды һәм ул кичә бик җылы рухта үтеп тә китте.
Татар гаиләсе бәйрәмен оештыручылар арасында “Татарстан” теле–радиокомпаниясенең булуын искәрткән идек инде. Бу юкка гына түгел. “Татарстан” дәүләт теле–радиокомпаниясендә озак еллар буе үрнәк гаиләләргә багышланган “Пар канатлар” тапшыруы чыгып килә. Татар гаиләсе бәйрәме дә нәкъ менә “Пар канатлар”ның – егерме, “Татарстан” радиосының 80 еллыгына багышланган иде. Кичәдә Россия төбәкләрендә яшәүче, төрле елларда тапшыруда катнашкан милләттәшләрбез – гыйбрәтле язмышлар ияләре үзләренең тату гаилә серләре, пар канатның көче турындагы фикерләре белән уртаклашты.
“Пар канатлар” тапшыруының авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзин Нуруллин “Татарстан” радиосында халык яратып тыңлый торган тапшыруларның күп булуын билгеләп үтте. Тамашачылар фикеренә кушылып, шуны әйтәсе килә: “Пар канатлар” тапшыруы да шундыйлардан. Моның сере, мөгаен, әлеге тапшыруга нигез салучылардан берсе Тәүфыйк Сәгыйтов әйткәнчә, Рәзин Нуруллинның матур язмышлы, бәхетле кешеләрне таба һәм алар турында җылы рухтагы тапшыруларны ясый белүендәдер. “Үз вакытында “Пар канатлар”га нигез салган Борис Зиннәтуллин гади кешеләрне яратты, алар турында җылы итеп сөйләде. Бүген дә тапшыру пар канатлар булып “очуын” дәвам итә”, – диде Тәүфыйк Сәгыйтов. “Пар канатлар”ның озак эфирдан төшмәвенең сере тагын шунда: анда бәян ителә торган вакыйгалар уйлап чыгарылмаган, алар – чынбарлыкның үзеннән.
Шушы вакыйгалар геройлары кичә Татар гаиләсе бәйрәменең түрендә булды да инде. Егерменче гасыр башында Балтач районының Борбаш авылында яшәгән, әти–әниләре тифтан вафат булган, Кукмара районының Сәрдек авылында Фәхретдин бабай гаиләсендә тәрбияләнеп үскән ятим бала Каймә гаиләсе (хәзер аның балалары Башкортстанның Янаул шәһәрендә яши), 20 ел буе ахирәтенең балаларын тәрбияләп үстергән Татарстанның халык җырчысы Флера Сөләйманова, 21 ел буе күзләре якты дөньяны күрүдән мәхрүм булган хәләл җефетен карап–тәрбияләп соңгы юлга озаткан күренекле артист Ирек Баһманов, Казаннан 7 балалы Николай һәм Резидәнең дини гаиләсе (алар әле Резидәнең сеңлесенең кызын да тәрбиягә алган), гыйбрәтле язмышлар иясе Лилия белән Илдар (Лилия, якыннары каршы килүгә карамастан, күзе сукырайган Илдарга тормышка чыга, алар сау–сәламәт ике бала тәрбияләп үстерә), 52 ел бергә гомер итүче Садыйк абый белән Хәлимә апа, 40 көннән ятим калган, хәләле Фәүзия әби белән 61 ел гомер кичерүче Гайнан бабай гаиләсе (алар бәйрәмгә бөтен нәселләре белән 50 кеше килгән иде) – шундыйлардан. Бу гаиләләрнең һәркайсы турында бер китап язырлык.
Яраткан артистыбыз Ирек абый Баһманов кичәдә батыр кешеләр дип аталган Лилия белән Илдар гаиләсенә сокланып: “Бу искитәрлек язмыш. Менә безнең татар хатыннары нинди ул. Язучы Фәнис Яруллинның хәләл җефете Нурсөя ханым аны ничә еллар буе тәрбияләп тора. Аларга хәзердән үк һәйкәл куярлык. Мин Илдар белән Лилияне бәхетлеләр дип әйтәм. Киләчәкләре матур, бәхетле булсын. Гаиләдә безнең хатыннардан да бәхетле кеше юк”, – дип, хәләл җефетләрен сакларга һәм кадерләргә киңәш итте хатыны Фәүзия белән 61 ел гомер иткән Гайнан бабай да, күз яшьләренә буылып: “Хатыннарыгызны саклагыз, аларны рәнҗетмәгез”, – дип, ир–егетләргә үгет–нәсыйхәт бирде.
Татар гаиләсе бәйрәмендә ятимнәр темасы кичә буена кызыл җеп булып сузылып барды. Алып баручы җырчылар, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар элек татар халкының мәрхәмәтле булганлыгын, ятим–ятимәләрне читкә какмыйча тәрбияләп үстерүен ассызыклап үтте. Хәзер исә бу гамәлнең башкачарак төсмер ала баруын да әйтергә онытмады алар.
Билгеле булганча, узган 2007 ел ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан Хәйрия елы дип игълан ителгән иде. Бу бик күп кенә кешеләрдә һәм оешмаларда мохтаҗ булганнарга ярдәм итү хисен көчәйтте генә. Әнә “Таттрансгаз” ширкәте Лаеш балалар йортын танымаслык итеп төзеткән. Кичәгә үзенең тәрбияләнүчеләре белән балалар йорты директоры Розалия Вәлиуллина, тәрбиячеләр дә килгән иде.
Сүз алып, балалар йортының да гаилә икәнлеген ассызыклап үтте Розалия ханым. “Без аларны үз балаларыбыз кебек карыйбыз, яклыйбыз. Аларга әти–әниләребездән алган тәрбияне бирәбез”, – диде ул. 2006 елда “Таттрансгаз” оешмасы директоры Рифкать Кантюков Лаеш балалар йортында РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән бергә булган. Розалия Вәлиуллина сүзләренә караганда, Д.Медведев балалар йортына машина бүләк иткән, монда тәрбияләнгән Андрей Һадиевка Мәскәү хәрби–музыка училищесына укырга керергә ярдәм иткән. “Барлык эшләр ятимнәрнең язмышын хәл итү өчен эшләнгән кебек килеп чыкты”, – диде директор бу нисбәттән.
Казандагы 18 нче хастаханәнең ата–аналары ташлап калдырган балаларны карау бүлегенә дә “Таттрансгаз” ярдәм итеп тора икән. Хастаханәнең баш табибы Рөстәм Бакиров әйтеп үткәнчә, әлеге бүлек 1994 елдан бирле эшләп килә икән. Анда дүрт яшькә кадәрле балалар тәрбияләнә. Ел саен 25 бала әти–әниле була ди. “Без балаларны Америкага түгел, үзебезнең кешеләргә бирү ягын карыйбыз. Тәрбиягә биргәч тә, алар белән гел элемтәдә торабыз. Аларның тамаклары тук булса, мин дә өйгә кайтып тынычлап ашый алам”, – диде баш табиб. Ташландык балалар бүлегендәге хәл ителәсе мәсьәләләр турында “Пар канатлар” тапшыруында да еш кына сөйләнелгән. Хәзер исә хәлләр башкача. Бүлек заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, балаларга тәмле ризык, җылы кием җитәрлек. Рөстәм Бакиров сүзләренә караганда, Татарстан Хөкүмәте хастаханәгә гел ярдәм итеп тора. Ташландык балалар бүлеге күзгә күренеп үзгәргән.
Татар гаиләсе бәйрәме җыр–моңга үрелеп көйле генә барды. “Татарстан” радиосы дикторлары Тәлгат Хаматшин һәм Миләүшә Насыйбуллина, “Пар канатлар” тапшыруының авторы Рәзин Нуруллин тамашачыларны игелек, изгелек һәм мәрхәмәтлелек дөньясында сәяхәт иттерде. Кичәдә Татар гаиләсе өчен махсус язылган җырлар яңгырады. Татарстанның халык артистлары Флера Сөйләйманова, Рафаэль Ильясов, пар канатлар – композитор Мәсгут Имашев һәм аның хәләл җефете Фатыйма Имашева парлы тормыш, язмыш турында җыр сузып, тамашачыларны сөендерде. Очрашуда ТР Дәүләт Советы депутатлары, драматург Туфан Миңнуллин һәм шагыйрь Разил Вәлиев тә катнашты.
ТР Мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин “Пар канатлар” тапшыруын дөньяга чыгаручыларга бүләкләр тапшырды һәм алга таба да уңышлар теләде.

Нурислам Исмәгыйлев фотолары