news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Профессор Руслан Бозиев: Тел бетсә, без дә бетәчәкбез

Аның фикеренчә, туган телләрне мәктәпләрдә укытмасалар, тел генә түгел, милләт дә бу планетадан юкка чыгачак.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). ТР Фәннәр академиясендә «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциядә педагогия фәннәре кандидаты, профессор, «Педагогия» журналы баш мөхәррире Руслан Бозиев туган тел мәсьәләсен яклап чыкты.

«Тел безнең нигезебез булып тора. Тел бетсә, без дә бетәчәкбез. Без туган телдә аралашырга, аны мәктәпләрдә укытырга тиеш», — ди Руслан Бозиев.

Профессор фикеренчә, туган телләрне мәктәпләрдә укытмасалар, тел генә түгел, милләт дә бу планетадан юкка чыгачак.

  • Конференция ике секциядә уза. Беренчесе — Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе составына кергән республикаларда тел икътисады, икенчесе Россия Федерациясе уку йортларында дәүләт һәм туган телләрне укыту буенча актуаль сорауларга багышланган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100