news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «Татар кызчыгы- 2019. Нәни энҗеләр» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Пензада «Татар кызчыгы- 2019. Нәни энҗеләр» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
tatar-congress.org

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 8 декабрьдә Пенза иҗтимагый хатын-кызлар «Ак калфак» оешмасы «Татар кызчыгы- 2019. Нәни энҗеләр» бәйгесен үткәрде. Гран-при Кузнецк районы М.Труев авылы кызчыгы Хөсәенова Ләйсәнгә бирелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйгенең исеме җисеменә туры килә дигәндәй, эчкерсез, назлы, иң булдыклы, иң уңган, иң булган 9 энҗе бөртеге көч сынашты.

Беренче эш итеп, кызлар үзләре һәм гаиләләре белән таныштырды. Иң куандырганыһәр бала гаиләдә милли рухта тәрбияләнүе ачыкланды.

Музыкаль бәйгедә тамашачы, бар дөньясын онытып, аларга кушылып җырлап утырды. Биюләре тамашачыны бөтенләй сихерләде. Кызлар, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын да күрсәтте.

Ахырда милләтнең киләчәге өчен җан атып яшәүче иганәчеләр кызларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100