news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовскида «Шатлык» халык татар-башкорт ансамбле концерты узды

Концертта ансамбль татар һәм башкорт мәдәниятенең матурлыгы һәм үзенчәлеге чагылдырылган театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтте.

Нижневартовскида  «Шатлык» халык татар-башкорт ансамбле концерты узды
tatar-congress.org

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Нижневартовск милли мәдәният үзәгендә «Шатлык» халык татар-башкорт ансамбле концерты булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта ансамбль татар һәм башкорт мәдәниятенең матурлыгы һәм үзенчәлеге чагылдырылган театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтте.

Концертның идеясе итеп, ансамбльнең Төркиягә гастрольләре вакытында бер катнашучыларының соңга калуы сәбәпле, Уфада калырга мәҗбүр булулары алынган. Бәхәс башлана: ансамбльдә катнашучыларның кайсыларына Башкортстанның һәм Татарстанның кайсы районына кунакка бару карала. Нәтиҗәдә, барысы да Башкортстан үзәгендәге кечкенә авылда калырга карар итә. Анда элеккеге чорларны, яшьлекләрне искә төшерәләр, яңа кичерешләр белән уртаклашалар. Якты, матур авыл бәйрәменә дә эләгәләр. Халык биюләре, «Шатлык» ансамбле җырлары аша туган якның матур урыннары турында сөйлиләр.

Концерт тамашада юмористик сәхнә күренешләре кулланылуы белән аерылып тора, алар башта ук тамашачыларга дустанә атмосфера бүләк итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100