news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар хәрби хезмәткәр гаиләсенә компенсация түләү буенча закон проектын хуплады

Закон хәрби хезмәткәр һәм башкарма хакимиятнең аерым федераль органнары хезмәткәре гаиләсе туендыручысын югалткан очракта социаль яклауны арттыруга юнәлдерелгән.

Депутатлар хәрби хезмәткәр гаиләсенә компенсация түләү буенча закон проектын хуплады
архив/Егор Никитин

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы һәлак булган хәрби хезмәткәр һәм кайбер хакимият органы хезмәткәре гаиләләре торакны капиталь төзекләндерүгә түли торган кертемне компенсацияләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Закон проектын Татарстаннан депутат Ольга Павлова җитәкчелегендәге авторлар төркеме төзегән һәм парламентның түбән палатасының барлык фракцияләре хуплаган.

Әлеге закон чыгару инициативасында федераль законнардагы «торакны карап тоткан өчен түләү» һәм «коммуналь хезмәтләр» кебек формулировкаларны Россия Торак кодексына тәңгәл китерү тәкъдим ителә.

«Закон проекты кайбер закон актларында положениеләрнең тәңгәл килмәвен бетерүгә юнәлтелгән. Ул хәрби хезмәткәр һәм башкарма хакимиятнең аерым федераль органнары хезмәткәре гаиләсе туендыручысын югалткан очракта социаль яклауның хокукый механизмын камилләштерүгә ярдәм итәчәк», — ди Ольга Павлова.

Россия Дәүләт Думасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әгәр яңа проект законлы көченә керсә, Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте оешмалары, Дәүләт янгынга каршы хезмәте, федераль салым полициясе органнары, таможня органнары һәм федераль фельдъегерьлек элемтәсенең җитәкче составы хезмәткәре гаиләләре компенсация алу хокукыннан файдалана алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100