news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Каһарманнар көнен билгеләп үттеләр

Ватан геройлары көне ел саен 2007 елның 9 декабреннән бирле билгеләп үтелә.

Чүпрәледә Каһарманнар көнен билгеләп үттеләр
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 11 декабрь, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районында, бөтен илдәге кебек үк, Россия тарихында мәңгегә урын алган батыр якташларыбызны искә алдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ватан геройлары көне ел саен 2007 елның 9 декабреннән бирле билгеләп үтелә. Бу көнне без яу кырларында батырларча һәлак булган яисә хезмәт вахтасында аерым каһарманлыклар күрсәткән якташларның исемнәрен атыйбыз.

Хезмәт коллективлары, район хакимияте вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда локаль конфликтларда катнашучылар, тармак технологияләре техникумы студентлары, лицей һәм 1нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Хәрби һәм Хезмәт даны һәйкәле янында Мәңгелек утка веноклар салды. Аннан соң митинг каһарманнар Аллеясында дәвам итте.

Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов митингны ачык дип игълан итте. Аллеяда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимннары яңгырады. Традиция буенча митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, балалар геройлар бюстына янына чәчәкләр салды.

Иске Чүпрәленең 1нче урта мәктәбенең яшь армиячеләре чыгышы митингта катнашучыларны битараф калдырмады. Алар үз иле тарихына горурлык хисләре кичереп, Бөек Ватан сугышында катнашучылар батырлыгына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100