news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Юллама белән чыгыш ясаганда залдагы кешеләр елаган

Радий Хәбиров традицион гаилә кыйммәтләре турында сөйләгәндә «Минем әти алдый» социаль видеоролигын күрсәткән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Юллама белән чыгыш ясаганда залдагы кешеләр елаган
архив/Владимир Васильев , bashinform.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыенына Юллама белән мөрәҗәгать иткән. Биредә ул беренче тапкыр «Минем әти алдый» социаль видеоролигын күрсәткән һәм залда җыелган кешеләр елаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бу роликны башкорт режиссеры Айнур Әскәров Кореядә төшерелгән социаль реклама видеосына адаптация буларак төшергән. Ул Азиядә бик популяр. Роликны иминият компаниясенең социаль җаваплылыгы кысаларында Гонконгта төшергәннәр. Аны беренче көнне үк 7 миллион кеше караган.

«Башинформ» сораштырган экспертлар фикеренчә, роликтагы идея йөз меңләгән баланы коткарган. Россиягә яраштырып төшергәч, ролик безнең илдә дә шундый нәтиҗә булачак.

Радий Хәбиров бу роликны традицион гаилә кыйммәтләре турында сөйләгәндә күрсәткән.

«Без агрессив, ясалма субкультураның яшьләрне юлдан яздыруына юл куя алмыйбыз. Безнең юл — нык гаиләләр, күп балалар, балаларны яхшылык, намус, хезмәт, гаилә һәм тугрылык кануннарына таянып тәрбияләү», — дигән Радий Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100