news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада инвалидлар ункөнлеге концерт белән тәмамланды

Районда социаль акцияләр, концертлар, түгәрәк өстәл артында очрашулар, мастер-класслар һәм башка чаралар үткәрелгән.

Арчада инвалидлар ункөнлеге концерт белән тәмамланды
arskmedia.ru

(Арча, 11 декабрь, "Татар-информ", «Арча хәбәрләре»). 10 декабрьдә Арча муниципаль районында инвалидлар декадасы тәмамланды. Ябылу тантанасын Мәдәният Сараенда тантаналы концерт белән билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында белдерү өчен менә дигән мөмкинлек бирде.

Районда социаль акцияләр, концертлар, түгәрәк өстәл артында очрашулар, мастер-класслар һәм башка чаралар үткәрелгән, алар инвалидларга карата игелекле караш формалаштырырга мөмкинлек биргән. Ә декада ябылу уңаеннан оештырылган концерт инвалид балаларга үз талантларын ачарга һәм тирә-юньдәгеләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.

Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен генә түгел, ә гади булмаган рухи көч, максатчанлык, кешеләрнең катлаулы хәлләрдә уңышка ирешә белүе өчен дә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100