Татарстанның көнчыгыш районнарында төнлә 20 градуска кадәр суыта

Күпчелек районнарда кар һәм җепшек кар явачак.
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 12 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.Күпчелек районнарда кар һәм җепшек кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык һәм томан төшүе ихтимал.Һаваның төнге сәгатьләрдә минималь температурасы -9..-14, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -20 градус булачак. Көндез -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус булуы фаразлана.