Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Мәскәүгә һәм Мәскәүдән Казанга өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк

Махсус расписание буенча барлыгы тугыз поезд хәрәкәт итәчәк

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә, пассажирларны йөртү өчен, Казан-Мәскәү һәм Мәскәү-Казан маршрутлары буенча өстәмә поездлар билгеләнә, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Алар арасында:
№ 215 Казан – Мәскәү поезды (Казаннан 7 һәм 8 нче гыйнварларда сәгать 5.26 китә, шул көннәрдә сәгать 18.31 Мәскәүгә барып җитә);
№216 Мәскәү-Казан поезды (Мәскәүдән 29-31 нче декабрьләрдә, 8 һәм 9 нчы гыйнварда сәгать 1.28 кузгала, шул ук көннәрдә сәгать 14.04 Казанга килеп җитә);
№295 Казан – Мәскәү поезд (Казаннан 27-30 нчы декабрьдә, 6-8 нче гыйнварда сәгать 7.52 чыгып китә, Мәскәүгә шул ук көннәрдә сәгать 21.25 килеп җитә);
№296 Мәскәү – Казан поезды (Мәскәүдә 28-31 нче декабрьләрдә сәгать 2.00 кузгала, Казанга шул ук көннәрдә сәгать 15.10 килеп җитә);
№275 поезды Казан – Мәскәү (Казаннан 26-29 нчы декабрьләрдә, 5-8 нче гыйнварларда сәгать 15.25 кузгала, Мәскәүгә шул ук көнне сәгать 4.00 килеп җитә);
№276 Мәскәү – Казан поезды (Мәскәүдән 27-30 нчы декабрьдә, 6-9 нчы гыйнварда сәгать 9.20 китә, Казанга шул көннәрдә сәгать 23.10 килеп җитә);
№205 Казан-Мәскәү поезды (Казаннан 26-29 нчы декабрьдә, 1-8 нче гыйнварда сәгать 23.30 кузгала, Мәскәүгә шул ук көнне сәгать 13.20 килеп җитә);
№206 Мәскәү – Казан поезды (Мәскәүдән 27-30 нчы декабрьдә, 2-9 нчы гыйнварда сәгать 23.38 кузгала, Казанга 28-31 нче декабрьдә, 3-10 нчы гыйнварда сәгать 12.40 килеп җитә).
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, яңа ел бәйрәмнәрендә һәм рыштуа каникулларында 29 өстәмә поезд билгеләнәчәк. Тимер юл составлары ихтыяҗ зур булган маршрутлар буйлап хәрәкәт итәчәк, бу – Түбән- Новгород – Мәскәү, Киров-Мәскәү, Казан – Мәскәү.