Казанның Киров районына яңа прокурор билгеләнгән

РФ генераль прокуроры боерыгы нигезендә, Казан прокуроры вазыйфасына күчкән Рәфкать Уразбаевны Равил Вахитов алыштырган

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Киров районына яңа прокурор билгеләнгән. РФ Генераль прокуроры боерыгы нигезендә, Казан прокуроры вазыйфасына күчкән Рәфкать Уразбаевны Равил Вахитов алыштырган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Ринат улы Вахитов 1974 нче елның 4 нче ноябрендә Казанда туган. 1996 нчы елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге КДУның юридик факультетын тәмамлаган. 1995 нче елдан алып, прокуратура органнарында эшли. 2007 нче елның маеннан ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасын башкарган. Юстициянең өлкән киңәшчесе. Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшендә казанышлары өчен, “Ватан алдында казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән. Өйләнгән, дүрт баласы бар.