ТР да төнлә 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Көндез республикада температура 10-18 градус салкын тәшкил итәчәк

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, киләсе төндә һәм иртәгә иртән көнчыгыш районнарда урыны белән 25-27 градуска кадәр салкын.
Иртәгә республикада көндез алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Казанда температура 10-13 градус салкын, Татарстан буенча – 10-18 градус.
13 декабрьгә каршы төндә республикада аяз һава, явым-төшем көтелми, төнлә температура 16-21 градус салкын, республиканың көнчыгыш районнарында 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.