Татарстан Торак төзелешен үстерүгә ярдәм буенча федераль фонд белән җир участокларын комплекслы үзләштерүгә кагылышлы килешүгә иреште

Гомуми мәйданы 153,65 гектар булган 7 җир участогының бер өлеше Казанда, икенче өлеше Лаеш районы территориясендә урнашкан

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Торак төзелешен үстерүгә ярдәм буенча федераль фонд белән торак төзелеше өчен җир участокларын комплекслы үзләштерүгә кагылышлы килешүгә иреште. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында шул мәсьәләгә багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Билгеле булганча, Торак төзелешен үстерүгә ярдәм буенча федераль фонд нәтиҗәле инструментлар ярдәмендә эконом-класслы торак базарын формалаштыруда катнаша.
Бүгенге “түгәрәк өстәл”дә ассызыклап үтелгәнчә, 2007 елдан бирле Татарстанда сафка бастырыла торган торак мәйданы ел саны 2 млн кв метрдан арта. Хәзерге вакытта республиканың эре шәһәрләрендә алга таба төзелеш эшләре алып бару өчен җир кишәрлекләре җитмәү проблемасы калкып чыкты. Федераль фонд белән ТР Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек кысаларында гомуми мәйданы 153,65 гектар булган 7 җир участогын әйләнешкә кертү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Әлеге кишәрлекләр торак, шул исәптән эконом-класслы торак төзелеше өчен комплекслы үзләштереләчәк. Җир участокларының бер өлеше Казанда, икенче өлеше Лаеш районы территориясендә урнашкан.
Киләчәктә тагын 1000 гектардан артык мәйдандагы җирләрне хуҗалык әйләнешенә кертү планлаштырыла.