“Татар-информ” МАнда хөкем ителүчеләрне ресоциализацияләү мәсьәләсе буенча фикер алышалар

ММЧ вәкилләре видеоконференциядә катнашырга чакырыла

  (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында хөкем ителүчеләрне ресоциализацияләү мәсьәләсенә багышланган видеоконференция уза.
Агентлыкның кунагы – РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаил Дәүлиев җинаятьчеләрне нормаль җәмгыятькә кайтару өчен нинди чаралар күрелүе, аларның туганнары белән элемтә булдыру, эшкә урнаштыру һ.б. турында сөйләячәк.