“Туризм – XXI гасыр – 2007” конкурсы җиңүчеләре 19 декабрьдә билгеле булачак

“Туризм – XXI гасыр – 2007” конкурсы җиңүчеләре 19 декабрьдә билгеле булачак

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Туризм – XXI гасыр – 2007” җиденче еллык конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы 19 декабрь көнне “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел бәйге номинацияләр төрлелеген киңәйткән, нәтиҗәдә алты номинация 24 юнәлешне берләштергән. Беренче тапкыр игълан ителгәннәр арасында “PR һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Татарстан туристик базары үсешенә ярдәм итү”, “Иң яхшы туристик проект – 2007” номинацияләре бар. Бүләкләү тантанасында елның иң яхшы турфирмасы, иң яхшы маршруты, республика туристик индустриясенең ел персонасы билгеләп үтеләчәк.

Конкурсның положениесе белән www.mdmst.tatar.ru. адресы буенча министрлыкның сайтында танышырга мөмкин.