ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Әгерҗе һәм Менделевски районнарында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү көне үткәрә

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Әгерҗе һәм Менделевски районнарында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү көне үткәрә

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республиканың Әгерҗе һәм Менделевски районнарында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү көне үткәрә.

Гражданнарны алдан язылу буенча Татарстан Республикасы мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов кабул итәчәк. Күчмә кабул итү көне уздыру урыны һәм вакыты: 9.00 – “Татттелеком” ААҖнең Әгерҗе район электр элемтәсе үзәге (Әгерҗе, К.Маркс урамы, 8нче йорт), 11.00 – “Таттелеком” ААҖнең Менделеевски район электр элемтәсе үзәге (Менделеевски, Бурмистров урамы, 1нче йорт), дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлашытру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.