Глеб Бусарев: «Күпләр авторлык хокукларының ни икәнлеген аңлап җиткерми»

Глеб Бусарев: «Күпләр авторлык хокукларының ни икәнлеген аңлап җиткерми»

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгында, «Артпатент» авторлык агентлыгы белән берлектә, журналистлар өчен «Россия Федерациясе Гражданлык кодексына үзгәрешләр керү белән бәйле рәвештә, авторлык һәм мәгълүмати хокукларны яклау» дип аталган семинар уздырылды. Анда «Артпатент» агентлыгы җитәкчесе, РФнең Патент эшләре буенча вәкиле Григорий Бусарев, Россия Гадел хөкем академиясенең Казан филиалы профессоры Гадел Абдуллин, «Татмедиа» агентлыгы генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева катнашты.

Григорий Бусарев билгеләп үткәнчә, «Артпатент» оешмасы Казан шәһәрендә 2001 елда оешкан, ул бүгенге көнгә кадәр товар билгеләрен, уйлап табылган әйберләрне терки, авторлык хокукларын яклый. Аларның 7 ел дәвамында үз юридик практикалары барлыкка килгән. «Интеллектуаль байлыкны саклау системасы безнең илдә чагыштырмача яшь дип санала. Безнең бурыч исә авторлык хокуклары бозылган кешеләргә ярдәм итү генә түгел, фәнни-консультацион совет ярдәмендә юридик практиканы берләштерү дә», - дип белдерде Григорий Бусарев.

Семинарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, дәүләт соңгы елларда интеллектуаль байлыктан законсыз файдаланучыларны җавапка тартуны катгыйлатты. Мәсәлән, Татарстанда узган елда 35 кеше җаваплылыкка тартылган булса, быел бу сан 58гә җиткән.

Глеб Бусарев фикеренчә, бүгенге көндә күпләр авторлык хокукларының ни икәнлеген дә аңлап җиткерми. Шуңа күрә «Артпатент» агентлыгы «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә журналистлар өчен лекцияләр һәм өйрәтү программалары әзерли. Шулай ук уку әсбаплары эшләнә. Бүгенге көндә авторлык хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясенең «Авторлык хокуклары һәм чиктәш хокуклар турында» дип аталган Законына таянырга була. «Артпатент» агентлыгы белгечләре семинарда әлеге законның үзенчәлекләре белән таныштырды, закон тарафыннан нинди объектларның яклануын аңлатты. «Авторның ниндидер объектка хокуклары булу гына җитми, аны теркәргә дә кирәк. Моны нотариус аша эшләргә дә мөмкин, автор үз хокукларын раслый белергә дә тиеш. Бары тик автор гына үз әсәрләренең дөньяга чыгуы өчен рөхсәт бирә», - диде Глеб Бусарев.

Ә инде журналистларның хезмәтләренә килгәндә, теге яки бу вакыйганы чагылдырган хәбәр генә авторлык объекты булып саналмый, ниндидер бер нәтиҗәгә алып килгән материал гына авторның милке булып санала. Ә инде эш бирүче тарафыннан кушып эшләтелгән материал булса, аңа инде эш бирүче хуҗа була. Журналист аңа үз хокукларын белдерә алмый.

Глеб Бусарев бүген семинарда автор һәм ул хуҗа булган интеллектуаль милекне файдаланырга әзер объект арасында шартнамәләрне төзергә өйрәтте. Авторлык объектларын шартнамәләрсез кулланган очракта, дөреслек эзләү юлларын аңлатты.

Россия Федерациясенең «Авторлык хокуклары һәм чиктәш хокуклар турында» дип аталган Законынның 49 нчы маддәсе теге яки бу авторның хезмәт җимешен законсыз файдаланган очракта күрелә торган чараларны төгәл билгели. Зыян салучы авторга 5 млн. сумга кадәр күләмдә компенсация түләргә, мораль зыянны капларга тиеш. Шулай законсыз файдаланылган фото яки язма урнаштырылган журнал, газета яки реклама буклетлары тулысынча юк ителергә тиеш. Алар контрафакт продукция дип атала. Закон бозучылар административ җаваплылыкка гына тартылып калмыйча, 6 елга кадәр ирегеннән дә мәһрүм ителергә мөмкин. Әлбәттә, эшне судка җибәрмичә, ике якка да файдалы итеп хәл итәргә дә була.