2008 елда Татарстан халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен уртача 15 процентка күбрәк түләячәк

2008 елда Татарстан халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен уртача 15 процентка күбрәк түләячәк

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Киләсе ел башыннан республика халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен уртача 15 процентка күбрәк түләячәк. Тарифлар буенча федераль хезмәт боерыгы белән, Татарстан өчен тарифлар артуның чик кыйммәте әнә шул күләмдә билгеләнгән.

2008 елда Россия күләмендә бу төр хезмәтләр җыелмасының 1 кв. м мәйданга туры килә торган бәясе 56 сум күләмендә расланган. Татарстанга килгәндә, бездә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар гомумроссия күрсәткеченнән һәрвакыт 35-37 процентка кимрәк булды. Киләсе елда да шул тенденция саклана. Татарстан тарифлар үсеше буенча ил төбәкләре арасында 83 нче урында тора. Бездә торак-коммуналь хезмәтләрнең 1 кв. м туры килә торган чик бәясе 37 сум 43 тиен булачак (мәсәлән, Чаллыда якынча 32 сум, Казанда 34 сумнан артыграк). Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яңгырады. Киләсе елда көтеләчәк тарифлар үзгәреше, аның үзенчәлекләре хакындагы тулы мәгълүматны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Республика энергетика комиссиясе рәисе вазифаларын башкаручы Ленар Нигмәтов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин җиткерде.

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту, иң беренче чиратта, газ һәм электр энергиясе тарифлары үзгәрешенә бәйләнгән. Республика энергетика комиссиясе рәисе вазифаларын башкаручы Ленар Нигмәтов аңлатканча, газ һәм электр энергиясенә тариф үсеше чикләре Федераль тариф хезмәте тарафыннан билгеләнә. Аның нигезендә, киләсе елда халык өчен газга бәяләр үсеше 25 процент (1 куб м газ бәясе 1 сум 94 тиен була), электр энергиясенә тарифлар үсеше 14 процент (1 кВт сәг өчен энергия бәясе 1 сум 63 тиен) күләмендә расланган. Җылылык энергиясе тарифлары үсешенең Татарстан өчен чик кыйммәте 18,7 процент күләмендә кабул ителгән.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин тарифлар 2008 елга бер дә уйланмыйча расланмады, ди. Бу эш әлеге төр хезмәтләр тәкъдим итүче предприятиеләрдә хезмәт хакына тотыла торган, ремонт һ.б. чыгымнарны исәпкә алып башкарылган. Аерым алганда, торак хезмәтләре 10 процентка, су белән тәэмин ителеш - 16 процентка, җылылык - 19 процентка, электр энергиясе – 14, газ - 25 процентка арттырыла. Шул ук вакытта тармак предприятиеләре хезмәткәрләренең эш хакы 15,9 процентка артыр дип фаразлана.

Кулланучыга тариф никадәр азрак булса, шулкадәр яхшы. Ә халыкка бу хезмәтләрне күрсәтүче, тәкъдим итүче предприятиеләр өчен тарифларның түбән булуы финанс хәленә тискәре йогынты ясый. Дәүләткә исә шуны күздә тотып алар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау бурычы йөкләнгән. Бүгенге көндә Татарстандагы коммуналь челтәрләрнең яртысына якыны искергән, алмаштыруга мохтаҗ. Гамәлдәге бу челтәрләрне модернизацияләү өчен 10 млрд. сум акча таләп ителә. Әлеге проблеманы бүген инвесторлар ярдәменнән башка ерып чыгып булмый, ә алар бирегә килергә бик ашыгып тормый. Алар тарифларның түбән булуы бу өлкәгә тотылган чыгымнарны тиз арада кайтарып булмый дип саный. «Шуңа күрә бүгенге этапта барлык проблемалар дәүләт капитал салымнары хисабына хәл ителә», – ди министр. Республика бюджетыннан тармакка һәр ел саен 1 млрд. сумнан артык ярдәм каралган. Бүгенге көндә мондый тарифлар белән энергия, җылылык җитештерүче предприятиеләрнең рентабельлеге 5-8 проценттан артмый (нормаль эшләү өчен производствода ул уртача10-25 процент булырга тиеш). Татарстанда алдагы 4 елда торак фондын капиталь ремонтлау буенча программа гамәлгә ашырылачак. Республикадагы күп фатирлы йортларның өчтән бер өлешенә кагылачак бу программага проблемаларны хәл итү буенча зур өметләр баглана. «Аның кысаларында йортларга хисап приборлары кую, йорт эчләренә җылылык, су белән тәэмин итү системалары урнаштыру гражданнарны су, җылылык һ.б. бәрәкәтлерәк тотарга өйрәтер», – дигән ышаныч белдерде Марат Хөснуллин. Аның фикеренчә, бу төр хезмәтләрне куллануның кимүе, тарифларны да күпкә арттырмаска мөмкинлек бирергә тиеш.

Республикада торак-коммуналь хезмәтләр буенча тарифлар инде 3 нче ел һәр муниципаль берәмлек өчен аерым кабул ителә. Бүген муниципаль берәмлекләр буенча киләсе ел өчен тарифлар билгеләү тәмамланган. Аланың һәрберсендә тарифлар үзгәреше чик нормативларга сыеша, ди Марат Хөснуллин. Шулай да ул 4 районның популизм белән мавыгып алуын әйтми булдыра алмады. Алар үз территорияләрендә яшәүче халык өчен киләсе елга тарифларны министрлык белән килештереп, раслаганнан соң, район советы сессияләрендә янәдән карап, киметеп куйган. Министр белдерүенчә, бу законга каршы килә. Алар тарифларны бары расланганчы гына яңадан карый ала. Хәзер бу районнарга ялгышларын төзәтү өчен бер атна вакыт бирелгән.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тарифлар үзгәреше шартларында республика халкы өчен торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә субсидия рәвешендәге социаль ярдәм формасының сакланып калуын җиткерде. Аз тәэмин ителеш буенча һәм ташлама характерындагы субсидияләр гамәлдә булачак. Моннан тыш, киләсе елның 1 гыйнварыннан ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда тагын бер төр субсидия гамәлгә кертелә. Ул 2008 елда түләүләр үсешен чикләүне күздә тота. Министр аңлатуынча, ул, нигездә, авыл җирендә яшәүчеләргә өстәмә социаль ярдәм формасы буларак уйланылган. 700 ләп авылда газ һәм электр энергиясенә бәяләр күтәрелү нәтиҗәсендә (авылда, нигездә, газ, электр энергиясе һәм су өчен генә түлиләр), торак-коммуналь хезмәтләргә түләү 20 процент чигеннән артып китә. 2008 елда әлеге аерма дәүләт тарафыннан компенсацияләнәчәк. Бу субсидиягә гаиләдә уртача җан башына туры килгән керем 7 мең сумнан артмаганда (минималь куллану бюджеты күләме) өметләнеп була.