Энергетиклар Әлки район үзәге электр челтәрләрен реконструкцияләргә җыена

Яңа Сихтермә, Татар Суксуы, Анино Салманы авылларында исә түбән вольтлы электрүткәргеч линияләр өлешчә алыштырылды.

(Әлки, 11 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы энергетиклары бу елны яхшы күрсәткечләр белән төгәлли. Район үзәгендә киләсе елда 10 киловольт егәрлекле югары вольтлы электрүткәргечләрне тулысынча яңарту планлаштырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көздә Бибай Чаллысында югары вольтлы һәм түбән вольтлы электрүткәргеч линияләр тулысынча реконструкцияләнде. Шулай ук яңа комплект-трансформатор подстанциясе куелды. Авыл тагын да матураеп китте — иске агач баганалар тулысынча алынды. Яңа Чаллы авылында да республика программасы нигезендә шундый эшләр башкарылды, биредә ике подстанция урнаштырылды.

Яңа Сихтермә, Татар Суксуы, Анино Салманы авылларында исә түбән вольтлы  электрүткәргеч линияләр өлешчә алыштырылды.