Азнакайның яшь армиячеләре эзтабарлар белән очрашты

Эзтабарлар укучыларны үз эшчәнлекләре белән таныштырды.

(Азнакай, 11 ноябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резедә Шәрипова). Азнакай шәһәренең 1, 6, 8, 9нчы урта мәктәпләрендә Виктор Никифоров җитәкчелегендә Зәй шәһәренең «Гвардия» эзтабарлары кунакта булды. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның исемнәрен кайтару, яу барган кырларда эзләнү белән шөгыльләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кунаклар укучыларны үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, бу хакта видеофильм күрсәттеләр. Экспедициядән алып кайткан сугыш экспонатлары да укучыларда зур кызыксыну уятты. Җиде дистә елдан артык тарихы булган солдат каскалары, снарядлар, ядрәләр һәм башка казылмалар ул дәһшәтле чорга алып кайткандай булды.

«”Гвардия» эзтабарлар отряды районга безнең чакыру буенча килде. Бу очрашу зур хәрби-патриотик тәрбия булды», — диде районның «Юнармия» штабы начальнигы Ринат Җиһаншин.