Айдар Метшин җитәкчеләр арасындагы медиарейтингта алдынгы урынны били

Беренче урында — Казан мэры Илсур Метшин, икенче урында — Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин 2020 елның өченче кварталында Татарстан җитәкчеләренең  массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну рейтингының өченче баскычын били. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мондый мәгълүматны «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы тәкъдим итте.

Беренче урында — Казан мэры Илсур Метшин, икенче урында — Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Йомгаклау медиарейтингына барлыгы 101 җитәкче кергән. Алар арасында министрлар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына керүче ведомство башлыклары, көч ведомстволары җитәкчеләре, республика әһәмиятендәге шәһәр мэрлары һәм муниципаль район башлыклары бар.