Татарстан синоптиклары көчле бозлавык турында кисәтү таратты

11 ноябрь көндез, 12 ноябрь төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда көчле бозлавык көтелә.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көчле бозлавык турында игълан ителде. Ашыгыч хәбәрне республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе таратты.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, 11 ноябрь көндез, 12 ноябрь төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда көчле бозлавык көтелә.