Попова халыкара өйрәнүләрне Казанда үткәрергә карар кылуның максатын аңлатты

Казанның күп санлы халыкара спорт чараларын уздыру нәтиҗәләре буенча лабораторияләрнең эш тәҗрибәсе бар.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Халыкара командаларның санитар-эпидемиологик характердагы гадәттән тыш хәлләргә тиз җавап бирү күнегүләрен нәкъ менә Казанда үткәрү максаты турында журналистларга Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе, Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова сөйләде.

«Ни өчен Казан? Беренчедән, Казанның күп санлы халыкара спорт чараларын уздыру нәтиҗәләре буенча лабораторияләр эш тәҗрибәсе бар», — дип искәртте федераль ведомство башлыгы.

Моннан тыш, Казанда лабораторияләрне бина эчендә автошассиларда куллану мөмкинлеге бар. Ә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең аэропортка якын булуы теләсә нинди форматтагы төрле лабораторияләрне алып килергә мөмкинлек бирә, дип өстәде Попова.