Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Алабуга районы җитәкчесе ветераннарның өйләренә барды

Рөстәм Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Горбунова һәм педагогия хезмәте ветераны Фрида Шакирова янына булды.

(Алабуга, 11 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Алабуга районы җитәкчесе ветераннарның өйләренә барды

Рөстәм Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Горбунова һәм педагогия хезмәте ветераны Фрида Шакирова янына булды.

Район башлыгы аның сәламәтлеге белән кызыксынды, сөйләшеп утырдылар. Ветеран аның белән вакцинация темасына фикер алышты. Лидия Горбунова үзе, олы яшьтә булуына карамастан, күптән прививка ясаткан, һәм авырулар саны артуын борчылып күзәтә. 

Фрида Шакирова да район башлыгы килүгә шатланды. Ул да алабугалыларга билгеле шәхес: озак еллар укучыларга тарих укытты, шулай ук Алабуга тарихы буенча дәреслекнең автордашы. Фрида Шакирова укытып чыгарган укучыларының мәхәббәтен яулады, үзе аларның уңышына сөенә, диелә хәбәрдә.