Чүпрәледә «Сугыш хатын-кыз йөзе түгел…» китабын тапшырдылар

Китапларны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин тапшырды.

(Чүпрәле, 11 октябрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районының Уби авылында яшәүче Федора Лысяковага, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Калачеваның туганы Ираида Аюгинага «Сугыш хатын-кыз йөзе түгел…» китабын тапшырдылар.

Валентина Калачеваның тормыш тарихы әлеге басмада чагылдырылган. «Сугыш хатын-кыз йөзе түгел…» китабы социаль-гуманитар проекты кысаларында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан нәшер ителгән. 

Китапларны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин тапшырды. Ул сугыш елларында күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Федора Лысяковага 102 яшь. Ул 1919 елның 27 августында Яңа Уби авылында, Матросовлар гаиләсендә туа.

Ә Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Калачева быел 97 яшендә вафат булды.

Калачева Валентина Петровна 1922 елның 1 ноябрендә туган. 1941 елда Уби авылында колхозда эшли башлый. 1942 елның маенда аны фронтка озаталар. Ул машинкада полк штабында эшли.

1944 ел башында Валентина Петровна «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Бүләкләр арасында шулай ук 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале дә бар, диелә хәбәрдә.