Азнакайның «Алтынчәч» бакчасында балалар хуҗасыз песиләргә ярдәм иттеләр

Балалар хуҗасыз песиләргә ризык, авыру песиләрне дәвалау чаралары да алып килгәннәр.

(Азнакай, 11 октябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасында игелек акциясе узды.

Балалар әти-әниләре белән берлектә хуҗасыз песиләргә ярдәм акциясе уздырдылар. Ризыктан башка авыру песиләрне дәвалау чаралары да алып килгәннәр алар.

«Кечкенәдән мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбиялибез. Бала күңеле яхшылыкны да, начаралыкны да үзенә бик тиз сеңдерә. Мондый акцияләр аларны хайваннарга игътибарлы булырга, аларны яратырга өйрәтә», — ди бакча мөдире Зилә Җәләева.